news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең өч телеканалында Татарстан һәм татарлар турында фильм күрсәткәннәр

Фильмны караган төрек, инглиз, гарәп милләте кешеләре Татарстанга килергә җыена.

Төркиянең өч телеканалында Татарстан һәм татарлар турында фильм күрсәткәннәр
Айгуль Галиуллина

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең “ТRТ World”, “TRT Arabic” һәм “TRT 2” телеканалында “Эвлия Челебинең Казанга сәяхәтнамәсе” фильмын күрсәткәннәр. Ул Татарстан һәм татарлар темасына багышланган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге фильмда төшкән актриса Айгөл Галиуллина хәбәр итте.

Фильмда XVII гасырда яшәгән госман сәяхәтчесе Эвлия Челебинең Казанга сәфәре турында сөйләнә. "Мин фильмда Эвлия Челебины татарлар, аларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, сәнгате белән таныштырам. Шәхси режиссерлык карашымны керттем. Бик тә кызыклы килеп чыкты дип уйлыйм”, - диде ул.

“Эвлия Челебинең утыз томлык китаплары бар. Ул анда Идел елгасы турында, Болгарда агач өйләр барлыгын тасвирлый, көннәрнең озын, төннәрнең кыска булуын да әйтеп уза”, - диде актриса.

“Бу зур вакыйга. Әлеге фильм берничә йөз миллион аудиториясе булган каналларда чыкты. Сайтларны күзәтеп барам, күбесе Татарстан белән кызыксына башлады, килергә ниятли. Бу яктан, Казанны һәм Татарстанны танытуга өлеш керде дип саныйм”, - дип сөйләде Айгөл Галиуллина.

  • Фильм 2017 елда Татарстанның Болгар, Казан шәһәренең төрле урыннарында төшерелә. Төрек, гарәп һәм инглиз телле аудиториягә тәкъдим ителгән. Фильмның озынлыгы – 40 минут. Якын киләчәктә фильм каналларның сайтларында урнаштырылыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100