Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиянең Бодрум шәһәрендә өч кунакханәдән туристларны эвакуацияләгәннәр
Туристларны курортның үзәк өлешендәге биналарга урнаштырганнар.
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Урман янгыннары аркасында Төркиянең Бодрум шәһәрендә биш йолдызлы өч кунакханәдә яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Бу хакта РИА Новости DHA агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Шәһәр мэры Әхмәт Арас РИА Новости агентлыгына белдергәнчә, туристларны курортның үзәк өлешендәге объектларга урнаштырганнар. Кунакханәдәге туристлардан тыш кайбер йортларда яшәүчеләрне дә эвакуацияләгәннәр. Биналарга ут кабу куркынычы янамый.
DHA агентлыгы мәгълүматлары буенча, янгын Ичмелер кварталында башланган, җил аркасында ут зур тизлектә торак зонага якыная башлаган.
«Без хәзер Кумбахче — Ичмелер кварталлары районындагы янгында. Мумджулар районында икенче янгын башланды», — дип искәртте Арас.
Мэрия янгынны сүндерү эшләренә (алар һавадан да, җирдән дә алып барыла) зур ярдәм күрсәтә.
Россиянең Антальядагы генераль консуллыгында билгеләп үтүләренчә, Россиядән килгән йөзгә якын туристны вакытлыча башка кунакханәгә урнаштырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз