news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең "Билькент" университетында Татарстанның инвестицияләр потенциалын тәкъдим иттеләр

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе хосусый университетта булды

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның инвестицион куәте Төркиядә тәкъдим ителде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе әгъзалары Төркиянең иң борынгы уку йорты - "Билькент" хосусый университетында булды. 

Университетка кергән вакытта Татарстан Президенты вузда укучы Татарстан студентлары сәламләде.

Вузда Татарстаны презентацияләүдә Төркия милли мәгариф министры Нәби Авджы, Искешәһәр  провинциясе губернаторы Гюнгур Азим Туна, Төркия парламенты депутаты Исмәгыйль Сафи, ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дюсейн Касеинов, "Билькент" холдинг компанияләре җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Билькент" университеты ректоры Абдуллаһ Аталлар Татарстан делегациясе әгъзаларына уку йорты турында сөйләде. Аның сүзләренчә, университет Төркиядәге иң зурлардан саналган "Билькент" холдингы составына керә, ул төрле тармактагы 45 компанияне берләштерә. Вуз беренче студентларын 1986 елда кабул иткән, бүгенгә биредә 13 мең кеше белем ала, университет Төркиядә дәрәҗәсе буенча өченче урынны били. Аның биләмәләре 300 гектар тәшкил итә, шул исәптән 200 гектары  - агачлар. Университет бинасының гомум мәйданы - 450 мең квадрат метр.

Абдуллаһ Аталлар хәбәр иткәнчә, вузда техник, гуманитар, икътисади юнәлешләр бар. Укытучыларның 85 проценты әйдәп баручы чит ил университетларының фән докторлары исеменә ия, укытучыларның чиреге - башка илләрдән, шул исәптән 5се - Россиядән.

Университетның нанотехнологияле тикшеренүләр үзәге, лабораторияләре, үзенең концертлар залы бар, анда ел саен 40тан артык концерт була.

Абдуллаһ Атталар холдингның башка предприятиеләре турында да сөйләде. Әйтик, "Тере" төзелеш компаняиясе "Алабуга" МИЗда «Шишеджам» һәм «Джошкуноз» зводларын төзегән.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында югары уку йорты җитәкчелегенә республиканы тәкъдим итүне уздырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан Төркия белән актив хезмәттәшлек итә. ТРда Төркия капиталы катнашында эре проектлар гамәлгә ашырыла, инвестицияләр күләме 1,5 млрд доллардан артып китә. Ә  заманча производстволар өчен югары квалификацияле кадрлар кирәк, дип ассызыклады ул.

«Мәгариф һәм фән өлкәсендә белемнәр һәм тәҗрибә алмашу - Татарстан өчен өстенлекле юнәлеш», - диде ТР Президенты. Ул хәбәр иткәнчә, республикада югары мәктәпне модернизацияләү дәвам итә, мәктәпкәчә белем үсеш ала. Татарстан Россиянең  әйдәп баручы белем бирү үзәкләренең берсе санала: биредә 200 меңгә якын студент укый, шул исәптән 5,5 мең чит ил студенты.

«Безгә «Билькент» университетының укыту программаларын төзү тәҗрибәсе бик кызыклы, - дип белдерде Р.Миңннеханов. – Без хәзерге көндә «Иннполис» университетын формалаштырабыз һәм сезнең белән тәҗрибә уртаклаша алыр идек, моның өчен ике югары уку йорты арасында хезмәттәшлекне оештырырга кирәк».

ТР сәүдә һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров республика икътисады турында чыгыш ясады һәм Төркия эшкуарларын төрле тармакларга инвестицияләр кертергә өндәде.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың инвестицион куәте турында сөйләде. Республикада сафка бастырыла торган Иннополис ИТ-шәһәре турында ИТ-парк директоры Антон Грачев белешмә бирде.

Төркия милли мәгариф министры Нәби Авҗы Татарстан белән Төркиянең хезмәттәшлек өчен потенциалы зур булуны билгеләп үтте.

Тәкъдим итү азагында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән «Билькент» университеты арасында үзара аңлашу һәм фәнни-мәгариф хезмәттәшлек турындагы меморандумга имза салынды. Документка Антон Грачев һәм Абдуллаһ Аталлар кул куйды.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100