news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Анталья районында 5,2 магнитудалы җир тетрәү булган

Җир тетрәүнең үзәге Урта диңгездә Анталья провинциясенең Газипаша шәһәре тирәсендә теркәлгән.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Төркиянең Анталья районында Мәскәү вакыты белән 15.44 сәгатьтә 5,2 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта Төркиядәге Гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казаларны бетерү буенча идарә хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Җир тетрәүнең үзәге Урта диңгездә Анталья провинциясенең Газипаша шәһәре тирәсендә булган.

Якынча мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк һәм Антальяда җимерелүләр булмаган, дип хәбәр итә NTV телеканалы. Шәһәр урамнарында барысы да тыныч, җирле халык арасында каушау, курку юк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100