news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең 62 нче Хөкүмәтенең яңа министрлары ачыкланды

Алар арасында татарстанлыларга таныш исем – Мәүлет Чавушоглу да бар

 (29 август, Истанбул, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Төркия Республикасының 62 нче хөкүмәтендә урын алган министрларның исемнәре ачыкланды.

Төркиянең яңа илбашы Рәҗәп Тайип Эрдоган, вазифасына керешкән тәүге эш көнендә беренче эше итеп, Әхмәт Давутоглу җитәкчелегендәге министрлар кабинетын раслады. Аны журналистлар белән матбугат очрашуында, Төркиянең яңа премьер-министры буларак, Әхмәт Давутоглу ачыклады.

Бүгенге Министрлар Кабинетында 4 премьер-министр урынбасары һәм 21 министр урын ала. Алар арасында хатын–кызларның берәү генә булуы күзгә ташлана. Ул - Айшәнур Ислам, гаилә һәм социаль мәсьәләләр министры. Премьер-министр урынбасары Нуман Куртулмуш белән эчке эшләр министры Эфкан Аланың парламент тышындагы шәхесләр булулары халык арасында төрле шәрехләмәләргә юл ачты.

Төркиянең яңа министрлар кабинетында татар халкына таныш исем - Мәүлет Чавушоглу да бар. Ул 62 нче хөкүмәттә тышкы эшләр министры итеп билгеләнгән. Аннан алда ул Ауропа Берлеге мәсьәләләре буенча министр иде. Чавушоглу - 2002 елдан бирле Гаделлек һәм Үсеш фиркасе әгъзасы, Анталия округыннан сайланган халык депутаты. 2010–2012 елларда француз сәясәтчесе Jean-Claude Mignonны җиңеп, Аурупа Советы Парламент Мәҗлесе рәисе вазифасын башкарды. Нәкъ шул чорда, 2011 елның февраль аенда, ул беренче тапкыр Татарстанга эшлекле сәфәр белән килде. Мәүлет Чавушоглу Татарстан Дәүләт Советында, Казан федераль университетында очрашуларга катнашты, республикабыз җитәкчеләре белән күреште. Аннан соң да Татарстан белән элемтәләрен даими җылы тотты. Агымдагы елның 5 июнендә Татарстан Республикасы башкаласында үткәрелгән “Kazansummit” чараларына Төркиянең Ауропа Берлеге мәсьәләләре министры буларак катнашты һәм Президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Моннан соң да Мәүлет Чавушоглу Төркия - Татарстан арасындагы багланышларга хәерхаклы булыр дигән ышаныч бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100