news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең 12 нче Президенты вазифасына кереште

Рәҗәп Тайип Эрдоганның президентлык вазифасына керешү тантанасын бөтен дөнья кызыгып күзәтте, анда 90 илнең вәкилләре, шул исәптән Татарстан Президент

 (29 август, Истанбул, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Төркиянең яңа Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган вазыйфасының беренче эш көненә чыкты. Ул президентлык резиденциясендә премьер-министрлыкка кандидат, бүгенге көндә Министрлар Кабинеты җитәкчесе Әхмәт Давутоглу белән күреште.

Кичә исә Әнкарәдә Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның яңа вазифага керешү тантанасы - инаугурациясе булды. Ул башта Төркия Бөек Милләт Мәҗлесендә (парламенты) нотык белән чыгып, илбашы вазифаларын Төркия Конституциясенең 103 нче маддәсендә урын алган хосуслар нигезендә илнең һәм халыкның бөтенлеген кайгыртырга, хокук кагыйдәләренә буйсынып, демократия вә Ататөрек принципларына тугры калачагына ант итте. Котлаулар тәмамлангач, Төркия дәүләтенең милли маршы яңгырады, аның артыннан Әнкарә каласын гөрелдәтеп 101 мәртәбә туптан атылды. Парламенттагы чыгышыннан соң Эрдоган, төрек халкының бөек юлбашчысы Мостафа Кемаль Ататөрек мавзолеена барып чәчәкләр куйды һәм “Мавзолейның Махсус Дәфтәре”нә уй-тойгыларын язып калдырды.

Чанкаядагы президентлык резиденциясендә ул элеккеге илбашы Аб

дуллаһ Гүл тарафыннан махсус тантана белән каршыланды. Инаугурация тантанасын Төркиянең 11 нче президенты буларак янә Абдуллаһ Гүл ачып җибәрде. Ул газиз төрек халкына, шул исәптән 7 ел буенча президентлык вазифасын башкарганда үзенә теләктәшлек күрсәткән шәхесләргә, дәүләт эшлеклеләренә, полициягә һәм хәрби көчләргә, резиденция хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтен белдерде. Иң ахырдан тормыш иптәше Хәерниса ханымга президентлык чорында гына түгел, бөтен сәяси карьерасы буенча сабырлык күрсәткәне, хезмәтенә хөрмәт белән карап, һәр адымында ярдәм итеп торганы өчен зур рәхмәтен бәян итте. “Мин халык балаларын үстерәм, син безнең балаларны кара, дигән идем. Ул минем эшләргә дә һәртөрле ярдәмен күрсәтеп, балаларыбызга да иң яхшы тәрбияне бирде, аларны укытып, тормыш юлына бастырды. Мине һәм гаиләмне беркайчан авыр хәлгә калдырмады, сынатмады”, - диде.

Абдуллаһ Гүлдән соң сүзне яңа Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган алды. Ул да сүзен бөтен сәяси баскычларда теләктәшлек күрсәткән, аңа тавыш биргән төрек халкына рәхмәт тойгыларын җиткерүдән башлады. Моннан соң яңа һәм бөек Төркия чоры башланачагын белдереп, ил күләмендә халык тарафыннан сайланган беренче Президент булуның зур җаваплылык китерүен бәян итте. Бу хосуста зур тырышлык, сабырлык, тиңе булмаган эшчәнлек күрсәтеп хезмәт итәчәген, Төркияне яңа тормышка чыгарачагын ассызыклады.

Төркия илбашы инаугурация тантанасына 15 илнең президенты, 6 илнең парламент җитәкчесе, 12 илнең премьер-министры, 3 илнең президент ярдәмчесе, 7 илнең премьер-министр урынбасары, шул исәптән Россия Федерациясе вәкилләре катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та урын алды. Журналистларга бу тантанага җәмгысе 90 илдән кунаклар чакырылганлыгы белдерелде.

Инаугурация Төркиянең 11нче президенты Абдуллаһ Гүл һәм хәләл җефете Хәерниса ханымны озату тантанасы белән төгәлләнде. Кичке сәгатьләрдә илбашы Рәҗәп Тайип Эрдоган чит илләрдән килгән кунаклар хөрмәтенә аш мәҗлесе үткәрде.

Шулай итеп, Төркиядә Р.Т.Эрдоганның 11 еллык премьер-министрлык чоры тәмамланды. Яңа вазифасында ул, Конституциягә үзгәрешләр кертеп, Президентның вәкаләтләрен арттыру юнәлешендә эшләр, дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100