Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиягә яшерен рәвештә акча чыгарганда тотылган кешеләрнең иреге чикләнде
Ике Россия гражданины чит илгә 62 мең һәм 70 мең доллар алып чыгарга җыенганда тоткарланган.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Былтыр Төркиягә яшерен рәвештә зур суммада акча чыгарганда тотылган ике ир-атның акчалары конфискацияләнгән һәм бер елга ирекләре чикләнгән.
«Узган ел Казан аэропортында безнең тарафтан өч контрабанда очрагына киртә куелды. Ике Россия гражданины Төркиягә 62 мең һәм 70 мең доллар алып чыгарга омтылганда тоткарланды. Фигурантларга гаепләү карары чыгарылды: җинаять предметлары конфискацияләнде һәм бер елга ирекләре чикләнде», — диде Татарстан таможнясы җитәкчесе Марат Гәрәев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Күптән түгел генә Төркиядән законсыз рәвештә бер миллионнан артык сумлык алтыннан эшләнгән ювелир әйберләр алып керү очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу эш буенча тикшерү дәвам итә.
Зур суммада акча чыгару очраклары таможняда хезмәт итүче этләр ярдәмендә ачыкланган. Узган ел этләр барлыгы 33 тапкыр законсыз акча һәм унике тапкыр тәмәке чыгарырга җыенулары турында белдерткән.
Марат Гәрәев сүзләренчә, чит илләргә декларациясез 10 мең долларга кадәр акча алып чыгарга рөхсәт ителә. Аннан күбрәк сумма булган очракта, декларация тутырырга һәм кызыл коридор аша узарга кирәк. Чит илләргә 100 мең доллардан күбрәк сумма алып чыгарга теләгәннәр акчаның каян килгәнен дәлилләүче документ күрсәтергә тиеш.
2021 елда Татарстан таможнясы барлыгы 1950 административ һәм 17 җинаять эше кузгаткан. Хокук бозу очракларының күбесе документларны һәм декларацияләрне дөрес тутырмау, чик аша валюта, тыелган предметлар үткәрү белән бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз