news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиягә ял итәргә килүче россиялеләрнең саны артуы фаразлана

Антальяга 13 миллион турист килүен көтәләр.

Төркиягә ял итәргә килүче россиялеләрнең саны артуы фаразлана
Михаил Захаров

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Антальяга 13 млн га кадәр турист ял итәргә килүен көтәләр.

Урта диңгез буе Отельерлар ассоциациясе җитәкчесе урынбасары Каан Кавалоглу “Анадолу”га әңгәмәсендә Төркия көнчыгышындагы туристлар секторы вәкилләре чит илләрдән һәм төрле төбәкләрдән ял итүчеләр рекордлы санда булачак дип фаразлана диде.

Аның сүзләренчә, бу фаразлар алдан бронь ясаучылар саны артуга нигезләнгән.

Урта диңгез буе Отельерлар ассоциациясе җитәкчесе урынбасары узган ел Россия туристларының рекордлы санда ялга килүләрен искәртте.

Кавалоглу агымдагы сезонда Россиядән туристлар тагын да күбрәк киләчәк һәм ел ахырына 4 млн кешедән артачак дип ышана.

news_right_1
news_right_2
news_bot