news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиягә туристик юллама бәяләре 20-30% төшәчәк

Сәбәбе - тиздән чартерлар ачылу

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Төркиягә чартерлар ачылу туроператорларга әлеге илгә юлламалар бәясен 20-30 процентка төшерергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итте шимбә көнне "Интерфакс-Туризм" порталына Россия туризм индустриясе берлеге (РСТ) матбугат сәркатибе Ирина Тюрина.

“Министрлар кабинетына чартер рейсларны чикләүне кире кагу турындагы карар проекты кертелгән дигән мәгълүмат туризм бизнесы өчен бернинди аңлатма бирми, чөнки әлеге документның кайчан имзаланачагы билгеле түгел. Шулай да, туроператорлар мәгълүматы буенча, чартер рейслар ачылу Төркиядә ял итү бәяләренә тәэсир итәчәк, бәяләр 20-30 процентка төшәчәк”, -диде ул.

Тюрина сүзләренчә, операторлар чартерларны документ имзалангач атна эчендә үк куя алачаклар.

Шимбә көнне премьер министрның матбугат сәркатибе Наталья Тимакова "Интерфакска" Россиядән Төркиягә чартер авиарейсларны чикләүне үзгәртү турындагы карар проекты Транспорт министрлыгына кертелгән, әмма әлегә кул куелмаган, дип белдерде.

Туристлык өлкәсендәге "Интерфакс" чыганагы хәбәр итүенчә, Россия һәм Төркия арасындагы чартер авиахәбәрләр ике тәүлек эчендә яңарырга мөмкин.

Хәзерге вакытта Россия һәм Төркия арасында авиахәбәрләр чикләнгән: ике илнең авиакомпанияләре регуляр рейслар гына башкара, ә чартер рейслар тыелган. Санкцияле чараларның берсе Россия Су-24 бомбардировщигын Төркия хәрби һава көчләре узган елның 24 ноябрендә бәреп төшерелгәннән соң гамәлгә кертелгән иде.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100