Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиягә роумингка тарифлар кими
Бу хакта Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникация министры Николай Никифоров хәбәр итте.
(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникация министрлыгы Төркия белән телефон аша элемтәдә халыкара роуминг хезмәтенә тариф бәяләрен киметү буенча меморандум әзерләде, дип хәбәр итә ведомство җитәкчесе Николай Никифоров. Бу хакта "Российская газета" яза.
Бу мәсьәлә буенча сөйләшү соңгы тапкыр 2 ел ярым элек булган. «Без бу юнәлештә сөйләшүләрнең кабат башлануы белән шат», - дип китерә министрның сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте.
Элегрәк РФ энергетика министры Александр Новак Төркия икътисад министры башлыгы Нихат Зайбекчи белән сөйләшүләргә багышланган матбугат очрашуы вакытында ике ил арасындагы роумингка тарифларны киметү хакында сөйләшүләр башланганын белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз