news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиягә һәм Мисырга юл ябылу сәбәпле «Казан» аэропорты 41 процент пассажирын югалткан

Шул ук вакытта эчке рейслар хисабына пассажирлар агымы арткан.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). «Казан» халыкара  аэропортында 2016 елның тугыз аенда узган елның шушы чорына караганда пассажирларга хезмәт күрсәтү 4 процентка арткан. Гомуми пассажир агымы 1,4 млн кешене тәшкил иткән. Бу хакта РБК-Татарстан хәбәр итә.

Басма пассажирлар саны артуның эчке рейслар хисабына булуын билгеләп үткән.

Россиядә бер ел диярлек халык иң күп кулланучы Мисыр юнәлеше Синайдагы авиаһәлакәттән соң ябык. Төркия курортларына авиаюл бер ел элек үк ябылган. Әлеге ике вакыйга Татарстанда халыкара «Казан» аэропортында авиаочышларга ихтыяҗны 41 процентка киметкән.

«Россия эчендәге юнәлешләр буенча 1,1 млн пассажирга хезмәт күрсәтелгән – үсеш 36,16 процентны тәшкил итә. Халыкара юнәлешләрдә 341 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән: бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 41 процентка азрак», – дип җиткергән «Казан» халыкара  аэропорты матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин.

Аның сүзләренчә, 2016 елда Россия эчке юнәлешләрендә  Мәскәү (+21,6 процент), Симферополь (+71,8 процент), Сочи (+197,8 процент), Анапа (+113,8 процент) һәм Екатеринбург (+236,5 процент) юнәлешләренә пассажирлар агымы арткан. Санкт-Петербург, Самара рейсларына һәм башка юнәлешләргә ихтыяҗ аеруча зур. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100