news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиягә баручыларга “әйбәтләп уйларга” киңәш ителә - Россия Тышкы эшләр министрлыгы

Анда терактлар көн саен диярлек булып тора, диде бүген Россия тышкы эшләр министры урынбасары Олег Сыромолотов.

 (Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы Төркиягә баручы россиялеләрне әлеге илдә булырга мөмкин хәтәрлекләрне үлчәп бәяләргә өнди.

“Төркиягә юл алучы һәр кеше, сәфәр чыкканчы, җитди итеп уйларга тиеш дип саныйм, чөнки анда терактлар көн саен диярлек булып тора”, - диде бүген журналистларга Россия тышкы эшләр министры урынбасары Олег Сыромолотов, "Интерфакс"ның Төркиягә баручы россиялеләр өчен, Әнкарәдә Россия илчесе Андрей Карлов үтерелү белән бәйле рәвештә, яшь рисклары Мәскәүдә караламы, дигән соравына җавабында. Ул “терактлар гадәтигә әйләнә” дип билгеләп үтте.

“Дөнья үзгәрә башлады. Элек ниндидер теракт фаҗига булса, айлар буе шуның турыда фикерләшеп торсак, хәзер көненә әллә ничә теракт булырга мөмкин, һәм бу гадәтигә әйләнә. Менә иң куркынычы шунда”, - дип басым ясап әйтте министр урынбасары.

19 декабрь кичендә Әнкарәдә Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов атып үтерелде. Ул фотокүргәзмә ачу чарасында катнашканда мәдәният үзәгендә булган ирләрнең берсе һөҗүм иткәнлеге билгеле.

Төркия Тышкы эшләр министрлыгы ачыклаганча, Россия дипломатына 22 яшьлек төрек полицейские Мевлүт Мерт Алтынташ аткан. Үзенең гамәлен җинаятьче Россиянең Сүриядәге сәясәтенннән канәгать булмавы белән аңлаткан. Һөҗүм итүче Төркия махсус билгеләнешле (спецназ) хезмәтләре тарафыннан юк ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100