news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиягә һава юллары 1 июльдән ачылырга мөмкин

Сочи һәм Кырым курортларында ял итүчеләр саны күп булу коронавирус инфекциясен йоктыручылар санының артуына китерергә мөмкин.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Россиянең коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оперштабы 1 июльдән Төркиягә һава юлларын ачарга мөмкин. Бу Сочи һәм Кырым курортларының тулы булуына бәйле. Мондый хәл коронавирус инфекциясен йоктыручылар санының артуына китерергә мөмкин.

«Илдә авыручылар санының кискен артуын исәпкә алганда, Төркия һава юлларын ачу карала. Анда авыручылар буенча күрсәткечләр стабильләште», — дип хәбәр ителә Forbes басмасында.

Якын арада атнасына җиде рейс ачылырга мөмкин. Кайсы авиакомпанияләрнең җәлеп ителәчәге әлегә билгеле түгел. 

news_right_1
news_right_2
news_bot