news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә зыян күргән Татарстан балаларын Казанга кайтарырга мөмкин

Мәскәүгә аларның туганнары килде

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Төркиядә зыян күргән һәм хәзер Мәскәүнең 9 нчы баллаар хастаханәсендә дәвалана торган Татарстан балалары – 12 яшьлек Нелия Газизова һәм 4 яшьлек Диана Расулеваның хәлләре тотрыклы, Казанга кайтарырга мөмкин. Хәзер барысы да аларның Мәскәүгә килгән туганнарыннан тора. Әгәр алар якыннарын Казан клиникасында дәвалануларын тели икән, балалар республика башкаласына кайтарылачак. Казан хастаханәләре аларны кабул итәргә әзер, дип белдерде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР сәламәтлек саклау министры матбугат секретаре Гөлнара Сабирова.
Балаларның хәле канәгатьләнерлек, ә менә олылар 44 яшьлек Зөлфия Газизова белән 31 яшьлек Елена Расулеваның хәлләре авыр, әмма тотрыклы дип бәяләнә. Табиблар бу пациентларны алга таба дәвалау буенча консилиум җыярга ниятли. Табиблар 50 яшьлек Татьяна Новикованың хәлен уртача авыр, әмма тотрыклы дип бәяли. Бу хатын-кызларны Казанга күчерү турында сүз дә бармый, диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Мәскәүгә җибәрелгән Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рөстәм Гайфуллин безнең якташлар дәвалана торган клиникаларда була һәм һәр сәгать саен ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фарраховка татарстанлыларның сәламәтлеге турында мәгълүмат биреп тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot