Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә янгыннар аркасында эвакуацияләнгән туристлар кунакханәләргә кире кайтты
«Бодрумда беркем дә зыян күрмәде», — диде шәһәр мэры.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Төркиядә янгыннар аркасында эвакуацияләнгән туристлар кунакханәләргә кире кайтты. Бу хакта Бодрум шәһәре мэры Әхмәт Арас хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
Арас аңлатканча, ул Россия, Германия, Украина консуллыклары белән һәрвакыт элемтәдә тора.
«Бодрумда беркем дә зыян күрмәде, эвакуация вакытында без барлык кешене дә диңгез буйлап алып чыктык», — дип сөйләде шәһәр башлыгы.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Бодрум һәм Дидима районнарында янгыннар булган. Төркия авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Бәкер Пакдемирли сүзләренчә, илнең көньягында урман янгыннары нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган. Соңгы ике көндә илнең 17 провинциясендә барлыгы 58 урман янгыны теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз