news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә ял иткәндә Россиядән ике турист үлгән

Туристларның берсе егылып башы белән бәрелгән, икенчесе су коенганда баткан.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Төркиядә ял иткәндә  Россиядән ике кеше үлгән. Туристларның үлемен Россиянең Генераль консуллыгы раслады, дип ТАСС хәбәр итте.

7 июнь көнне Кемер кунакханәсендә ял итүчеләрнең берсе үз бүлмәсендә егылып башын бәргән һәм вафат булган.

8 июньдә Аланиядә турист суда баткан. Табиблар аңа ярдәм итә алмаган, дип хәбәр итә Cukurova Expres басмасына сылтама белән РБК .

 

news_right_1
news_right_2
news_bot