news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия хакимияте яңадан карантин чараларын катгыйландыра

Россиялеләр арасында популяр булган ял урыннарында янәдән комендант сәгате кертелә.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Туристлык сезоны башланыр алдыннан Төркиядә коронавирус белән бәйле карантин чараларын катгыйландыру турында игълан иттеләр.

Карантин чаралары Анкара, Истанбул, Измир һәм Анталия курорт зоналарында кертелгән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әлеге шәһәрләрдә яңадан ял көннәрендә комендант сәгате кертелә.

«Коронавирустан үлүчеләр саны арту гамәлдәге куркынычсызлык чараларын яңадан карарга мәҗбүр итте. Ил халкының 80 проценты яши торган илле сигез провинция янә югары риск зонасына әверелде. Анда шимбә һәм якшәмбе көннәрендә комендант сәгате гамәлдә булачак. Эш көннәрендә кичке тугыздан иртәнге бишкә кадәр гамәлдә булган комендант сәгате бөтен ил буенча саклана», — дип «Российская газета» Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сүзләрен китерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100