news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә - XVII ТӨРКСОЙ опера көннәре

Төркиядә һәм Төньяк Кипрда узачак опера көннәрендә Татарстанның яшь таланты Айрат Имашев та сәхнә ала.

 (Истанбул, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиядә XVII ТӨРКСОЙ опера көннәре уздырыла. Быел ул Төркиянең атаклы опера остасы Ләйлә Генҗәрнең якты истәлегенә багышланган.

Төрки дөньясының опера җырчылары катнашындагы беренче концерт 15 сентябрьдә Истанбулдагы Ләйлә Генҗәр исемендәге яңа опера бинасында узды. Гала-тамаша Бакыркөй районы хакимиятенең ярдәме белән үткәрелде. Аны меңгә якын кеше тамаша кылды.

Төрки дөньяның опера фестивале Төркиянең Айвалык, Алиага, Бурса, Мармарис, Өдәмиш кебек шәһәр һәм район үзәкләрендә 30 нчы сентябрьгә чаклы дәвам итәчәк. Шулай ук 26 һәм 29 нчы сентябрь көннәрендә Төньяк Төрек Кипр җөмһурияте тамашачылары да төрки опера сәнгать әһелләренең чыгышын карап, күңелләрен ял иттерә алачак.

ТӨРКСОЙ опера көннәре тәүге тапкыр 1994 елда оештырылды. Ул Төркиянең һәм башка төрки җөмһуриятләрнең төрле шәһәрләрендә үткәрелде. Анда төрки дөньяның иң танылган, иң оста сәнгать әһелләре катнашты. Шулай ук бу чара аша яшь талантлар да халыкара сәхнәдә үзләрен күрсәтү мөмкинлегенә иреште. Үткән еллардагыдан аермалы буларак, быелгы опера фестиваленә Кытайдагы Синҗан-Уйгыр Автономияле районы җырчылары да катнаша. Алар белән бергә Казакъстан, Кыргызстан, Монголия, Саха-Якутия, Төрекмәнстан, Төньяк Кипр, Хакасия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Чувашия, Төркия кебек илләрдән барлыгы 18 сәнгать әһеле сәхнә ала. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстаннан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Айрат Имашев та бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100