news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә укучы укытучысына пистолеттан аткан

Пистолетны укучы мәктәпкә гитара футлярында алып килгән.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Төркиянең көнбатышындагы Афьонкарахисар шәһәрендә югары сыйныф укучысы укытучысына пистолеттан аткан. Бу хакта Cumhuriyet газета хәбәр итә, дип җиткерә РИА Новости.

Пистолетны укучы гитара футлярында алып килгән.

Басма мәгълүматлары буенча, дәрескә кермәгән укучы, укытучы белән ачуланышып, аның аягына аткан. Бәхәс сәбәбе ачыкланмаган.

Газетада язылганча, атыш ишетеп, мәктәп җитәкчелеге полиция һәм табиблар чакырткан. Яраланган укытучыны ашыгыч ярдәм машинасында шәһәрнең дәүләт хастаханәсенә озатканнар.

Полиция атучыны тоткарлаган. Тикшерү дәвам итә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot