news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә туризмнан кергән керем арткан

Төркиядә 2017 елда туризмнан 26-28 миллиард доллардан артык акча кергән.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). 2017 елда Төркиянең туризмнан кергән кеременең 22,5 проценты чит илләрдә яшәүче гражданнар хисабыннан булган. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы Төркиянең Урта диңгез һәм җир төбәге отельерлары ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.

Узган ел Төркиядә 38,62 миллионнан артык кеше булган. Аларның 32,79 миллионы – чит ил кешеләре, 6,55 миллионнан артыгы чит илләрдә яшәүче төрек гражданнары.

Чит илләрдә яшәүче төрек гражданнарының 2017 елда Төркиягә килүе,  2016 ел белән чагыштырганда, 440895 кешегә арткан. 2016 елда аларның саны җиде миллионлап булган.

Төркиядә 2017 елда туризмнан 26,28 млрд доллардан артык акча кергән. 20,223 миллион доллар керем чит ил кешеләреннән, алты миллиард доллар исә чит илләрдә яшәүче төрек гражданнарыннан кергән.

Төркиядә булган һәр турист уртача 681 доллар, шул исәптән чит ил туристы - 630 доллар, чит илдә яшәүче төрек гражданины - 903 доллар (алдагы елдагыдан 75 долларга кимрәк) тоткан.

Төркиядә туристлар уртача 2017 елда 12,7 төн уздырган. Чит илләрдә яшәүчеләр 10,6, төрек гражданнары 22,9 төн уздырган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100