Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә туристлар утырган автобус юл һәлакәтенә юлыккан
Зыян күрүчеләр арасында Россия гражданнары юк.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Төркиянең Конья шәһәрендә туристлар утырган автобус юл һәлакәтенә очраган.
Зыян күрүчеләр арасында Россия гражданнары юк, дип белдерә Россиянең Төркиядәге вәкиллеге. Бу хакта РИА Новости яза.
Туристлар утырган автобус катнашындагы юл һәлакәте бүген килеп чыккан. Автобус Төркиянең Аксарай һәм Конья шәһәрләре арасында юлдан чыгып очып, түбәсенә капланган. Якынча мәгълүматлар буенча, биш кеше һәлак булган, 26 кеше имгәнгән.
«Алдан алган мәгълүматларга караганда, һәлакәткә дучар булучылар арасында Россия кешеләре юк. Вәкиллеккә әлеге юл-транспорт һәлакәтенә бәйле Россия гражданнарыннан мөрәҗәгать итүләр булмады. Хакимиятләр бу җәһәттән безгә берни дә хәбәр итмәде», — диләр вәкиллектә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз