news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Төркиядә турист Троян атыннан егылып төшеп үлгән

Статуя 2004 елда “Троя” фильмын төшергәндә кулланылган.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). 55 яшьлек турист Төркиядә Троян атыннан егылып төшү аркасында вафат булган. Бу хакта “Газета.ру” яза.

Әлеге хәл Чанакалле шәһәрендә булган. Ир-ат киртә аркылы узып, 12 метрлы троян аты статуясының иң өске өлешенә менгән.

Ир-ат, төшәргә тырышканда, сөртенеп киткән һәм башы белән бетонга килеп төшкән. Аны хастаханәгә озатканнар, әмма медиклар ярдәм итә алмаган, ул озакламый үлгән.

Язмада әлеге ир-атның статуяга салмыш хәлдә 2015 елның апрелендә менәргә маташуы турында язылган. Ул чакта аны полиция хезмәткәрләре туктатып калган булган.

Статуя 2004 елда “Троя” фильмын төшергәндә кулланылган.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100