news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә теракт кылуда шикләнелгән кешенең видеосы Интернетка чыккан

Истанбулның төнге клубында булган терактта 39 кеше вафат булган.

(Казань, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). Төркия полициясе терактны кылуда шикләнелгән затның видеосын Интернетка чыгарган. Видеода бу кешенең Истанбулның Таксим мәйданында йөргәнен күреп була. Яңа ел төнендә атыш ясаган ир-атның әлегә шәхесе ачыкланмаган, дип хәбәр итә ТАСС.

Аңарчы Төркиянең премьер-министры Нуман Куртулмуш җинаятьченең бармак эзләре һәм тышкы кыяфәте инде билгеле, аның шәхесе тиз ачыкланачак дип белдергән иде.

Исегезгә төшерәбез, яңа ел төнендә билгесез зат Босфор ярында урнашкан Reina төнге клубына Санта-Клаус костюмыннан үтеп кереп, биредә күңел ачучыларга автоматкан ут ачкан иде. Барлыгы бу көнне төнге клубта 800 кеше яңа елны каршы ала торган була. Теракт нәтиҗәсендә 39 кеше вафат була (шуларның 16сы чит ил кешеләре), 70е җәрәхәтләнә. Һәлак булганнар арасында 28 яшьлек россияле Нурана Гассанова, Ливан, Ливия, Марокко, Согуд Гәрабстаны һәм Израиль гражданннары да булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100