news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Татарстан рәссамы Камил Акмановның «Colors through glass» күргәзмәсе ачылган

Күргәзмәне 5 августка кадәр «Bereketzadeli mah» адресы буенча урнашкан Берекетзаде галереясендә карарга мөмкин.

Төркиядә Татарстан рәссамы Камил Акмановның «Colors through glass» күргәзмәсе ачылган
Айгөл Окутан

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Истанбулның Берекетзаде галереясендә Татарстан рәссамы Камил Акмановның «Colors through glass» дип аталган шәхси күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда яшәүче рәссам Айгөл Окутан сөйләде.

«Ачылышта Россия Федерациясенең Истанбулдагы Генераль консуллыгы консул-киңәшчесе Дмитрий Евдокимов, танылган төрек шагыйре һәм публицисты Атаол Бехрамоглу, театр актеры һәм язучы Орхан Айдын, төрек сәнгате легендалары Бедри Байкам, Хикмәт Барутчугил, Кадир Аблак, Танер Алакуш катнашты. Алар татар рәссамының иҗатын югары бәяләде», — диде ул.

Айгөл Окутан сүзләренчә, белгечләр күргәзмә концепциясенә аерым бәя биргән. «Фьюзинг техникасында (төсле сәнгать пыяласын эретеп ябыштыру) эшләрнең күбесе Истанбул темасына махсус әлеге күргәзмәгә атап ясалган. Шулай ук экспозициядә Акмановның яңа әсәрләре тәкъдим ителде, ул Истанбулда коронавирус пандемиясе вакытында эшләгән. Бу вакытта эшләнгән агач сыннар күргәзмәгә үзгә бер матурлык өсти», — ди ул.


Камил Акманов — Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан АССРның Яңаул бистәсендә туган. 1978 елда Казан архитектура академиясен тәмамлаганнан соң, Бөгелмә шәһәрендә яши һәм эшли. Иҗат юлын 30 ел элек балчыктан кечкенә формалы сыннар ясаудан башлый. Соңрак фьюзинг эшенә килә. Бу техникада 2 тапкыр эретү, күп катламлы рәсем, рельефлы контур кебек төрле алымнар куллана.

Рәссамның эшләре Татарстан Республикасы дәүләт музее коллекциясендә дә уз урынын алган. Камил Акманов утыздан артык Россия һәм республика күргәзмәләрендә катнашкан, уннан артык шәхси күргәзмә авторы булып санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100