Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә татар мәкаль һәм әйтемнәре анализланган фәнни мәкаләләр басылып чыкты
Мәкаләләрнең авторлары — Җәлал Байар университеты галиме Җиһан Чакмак һәм Коҗатәпә университеты галимәсе Гүлшаһ Йылмаз.
(Истанбул, 28 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә «Мәкальләр һәм әйтемнәр буенча тикшеренүләр» исемле фәнни җыентыкта татар телендә кием-салым, авыз һәм баш белән бәйле мәкаль һәм әйтемнәр буенча ике мәкалә басылган. Бу хакта галим Җиһан Чакмак хәбәр итә.
Җыентыкта төрки дөнья тел белгечләренең 13 фәнни мәкаләсе урын алган. Шуларның икесе татар телендәге мәкаль һәм әйтемнәргә багышланган. Аларның авторлары — Җәлал Байар университеты галиме Җиһан Чакмак һәм Коҗатәпә университеты галимәсе Гүлшаһ Йылмаз.
Җиһан Чакмак «Казан татар телендәге авыз һәм баш белән бәйле әйтемнәр» исемле 16 битлек мәкаләсендә әлеге тармакка кагылышлы татар һәм төрек әйтемнәре арасындагы охшашлыкны татар галиме Габделхәй Әхәтовның «Татар теленең фразеологик әйтемнәр сүзлеге» хезмәтендәге әйтемнәргә нигезләнеп анализлаган.
Яшь галимә Гүлшаһ Йылмазның хезмәте «Татар мәкальләрендә кием-салым культурасына кагылышлы хәрәкәт аша бирелгән хәбәрләр» дип атала. Автор 24 битлек мәкаләдә татар халкының өс-башка кагылышлы традицияләрен, халык авыз иҗатын ачып биргән. Кием-салымга гына түгел, аны тегүдә кулланылган материалларга кагылышлы мәкаль һәм әйтемнәрне Нәкый Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» антологиясе ярдәмендә тикшергән.
301 битлек «Мәкальләр һәм әйтемнәр буенча тикшеренүләр» җыентыгы Анкарада «Акчаг» нәшриятында төрек телендә басылган. Аны нәшриятка Хитит университеты галиме Мөҗаһит Аккуш әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз