news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә татар мәгарифе көннәре уза

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре белем бирү чараларында катнашачак.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре Истанбулда 9-10 октябрь көннәрендә Төркиядә татар мәгарифе көннәре уздыра, дип җиткерә министрлыкның матбугат хезмәте.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында, Мәрмәрә университетында булачак, шулай ук Истанбул провинциясенең милли мәгариф идарәсе вәкилләре белән берлектә “түгәрәк өстәл” уздырачаклар, татар диаспорасы һәм Топкап төрки телле халыклары белән очрашуда, "Тартарика” атласын тәкъдим итү чарасында катнашачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot