news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә татар мәдәниятен яктырткан Шенол Дәмирөз вафат

Ш.Дәмирөз - Төркиядә беренче тапкыр Татарстан мәдәнияте көннәре оештыручы.

Төркиядә татар мәдәниятен яктырткан Шенол Дәмирөз вафат
Рушания Алтай

(Истанбул, 27 апрель, «Татар-ифнорм», Рушания Алтай). Татар мәдәниятен Төркиядә танытуга зур өлеш керткән Төркия дәүләт телерадио корылышының элеккеге җитәкчесе Шенол Дәмирөз вафат. Бу хакта «TRT» генераль директоры Ибраһим Әрән хәбәр итә.

Шенол Дәмирөз 1994-2004 елларда Истанбул мэриясе мәдәният эшләре департаментын җитәкләгән чорда Төркиядә беренче тапкыр Татарстан мәдәният көннәре оештырды. Ун көн дәвам иткән фестивальдә республикабызның иң абруйлы сәнгать коллективлары төрек тамашачысы алдында чыгыш ясады.

Шенол Дәмирөз инициативасы белән үткәрелгән Төрки дөнья театрлары, кино, опера, балет, әдәбият, җыр-бию көннәрендә Г.Камал исемендәге татар академия театры. К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Монасыйпов җитәкчелегендә кыллы уен кораллары ансамбле һ.б. Истанбулның иң абруйлы театр сәхнәләрендә чыгыш ясады.  

Шенол Дәмирөз Истанбулда татар халкының мәшһур җырчылары Зөһрә Сәхәбиева, Гөлзада Сафиуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Миңгол Галиев, гармунчы Ринат Вәлиев, Рөстәм Вәлиев кебек җыр-музыка сәнгате вәкилләре катнашында зур концертлар оештырды.

2004 елда «TRT» Төркия дәүләт телерадио корылышы белән җитәкчелек итә башлагач, иң беренче эш итеп күренекле татар-төрек галимнәре Йосыф Акчура, Садри Максуди Арсал, Зәки Вәлиди Тоган, мәгърифәтче Исмәгыйл Гаспралы хакында документаль фильмнар төшертте. Казанның меңъеллыгы уңаеннан «Иделнең энҗесе — Казан», «Казанга — мең ел» фәнни-популяр һәм документаль тапшырулар эшләтте. Казанга махсус хәбәрчеләр төркеме җибәреп, башкаланың меңъеллыгын бәйрәм итү чараларын Төркия тамашачыларына туры эфир белән күрсәтте.

Шенол Дәмирөз озакка сузылган яман шеш авыруыннан 70 яшендә вафат булды. Ул Төркиядә татар мәдәниятен танытуга керткән фидакарь хезмәтләре өчен 2005 елның көзендә Татарстан илбашы Минтимер Шәймиев тарафыннан «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100