news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә татар хирургы Ибраһим Вәли Одарга багышланган мәкалә дөнья күргән

Мәкаләдә галимнең тормыш хикәясе һәм эшчәнлеге турында мәгълүмат, якыннары, хезмәттәшләре һәм бүгенге көндә үзләре галим булган студентларының хатирәләре бирелгән.

Төркиядә татар хирургы Ибраһим Вәли Одарга багышланган мәкалә дөнья күргән
Журналдан скриншот

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Төрки дөнья тарих һәм мәдәнияте» журналының июль санында Төркиядә танылган татар хирургы һәм анатомия үсешенә зур өлеш керткән медицина профессоры Ибраһим Вәли Одарга багышланган мәкалә чыккан. Аны Анкарада яшәүче татар кызы, филолог Роза Корбан әзерләгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.

«Одарны таныган барлык кеше аның дөрес, төгәл, эшчән, ярдәмчел булуын искәртә. Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай, мәсәлән, аның турында: „Мәрхүм бик пөхтә, эшчән кеше иде. Аның холкында дөреслек һәм төгәллек булды. Ихтыяҗы булган укучыларга ярдәм итте. Кешеләр белән самими иде. Соңгы елларда 2 тапкыр авыр операция кичерде. Шунда да өендә фәнни эшчәнлеген алып барды“, — дип язып калдыра», — ди ул.

Айгөл Зара Кәбирова галимне Төркиядә искә алучылар барлыгын әйтте. «2016 елның февраль аенда Чанкыры шәһәре Ылгазда Профессор Ибраһим Вәли Одар конгрессы (1993 елда корылган Төрек анатомия һәм клиник анатомиясе оешмасының кышкы җыелышы) уздырылды», — дип мисал китерде ул.

Ул, шулай ук, 2019 елның август аенда Истанбул Медиполь университетында үткән Халыкара анатомия конгрессында галимнең укучысы — профессор Сәмих Басканның «Анадолуның күкрәгеннән туган кояш» исемле чыгышы белән халыкара платформада искә алынуын да сөйләде.

«Төркия татарлары да 2019 елның ноябрь аенда тууына 120 ел туу уңаеннан Роза Корбан оештырган „Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел-2“ чара кысаларында Анкараның Каршыяка зиратына барып кабере янында дога кылды», — диде Айгөл Зара Кәбирова.


Ибраһим Вәли Одар (1899, Троицк — 1975, Анкара) җитешле гаиләдә туа. Туган җирендә русча укытылган бишьеллык татар мәктәбен бетерә. Харбиндә татар кызы, теш табибы Хәдичә Агиш белән гаилә кора, 2 уллары туа. Бүгенге көндә өлкән уллары Америкада атом физикасы инженеры, төпчекләре химия инженеры. Берлинда Ибраһим Вәли Одар Медицина факультетын бетерә. Фәнни эшенең темасы «Торий Х-ның эритроцитларның седиментациясенә йогынтысы» (1926) була. Алманиянең Альцай, Майнц, Гейдельберг хастаханәләренең хирургия бүлегендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100