news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә төрки халыклар Нәүрүз бәйрәмен үткәргән

«Бәйрәмгә килгән һәр кешене төрки халык ризыклары белән сыйладылар — үзбәк пылавы һәм айран тараттылар», — диде Ләвәнт Булут.

Төркиядә төрки халыклар Нәүрүз бәйрәмен үткәргән
Ләвәнт Булут

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Искешәһәрнең Сазова паркында Нәүрүз төрки халыклар бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Бәйрәмдә учактан сикерү дә оештырылган.

«Бәйрәмдә төрле илләрдән килгән халыкларның, Анадолу Университеты укучыларының өстәлләре бар иде. Алар бәйрәмгә килгән һәр кешене төрки халык ризыклары белән сыйлады — үзбәк пылавы һәм айран таратты. Нәүрүздә ат чабышлары, көрәш, учактан сикерү кебек уеннар булды. Бәйрәм җыр-бию белән дәвам итте», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Төркиядә яшәүче Ләвәнт Булут.

Аның әйтүенчә, Нәүрүздә Искешәһәрдә яшәүче Казан татарлары, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Кабардин-Балкар, Болгариядән килгән күчмә халыклар, Төркия төрекмәннәре һ.б. катнашкан. Бәйрәмгә килүчеләрне «Төрек дөньясы Нәүрүз туена хуш килдегез!» шигаре белән каршы алганнар.

«Нәүрүз бездә ел саен бәйрәм ителә, Сабантуе кебек үткәрелә», — диде Ләвәнт Булут.

Бәйрәмне Искешәһәр шәһәре башлыгы, Анадолу Университеты һәм Төрек Дөньясы вакыфы оештырган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100