Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә соңгы айларда 41 меңнән артык кеше кулга алынган - "Анадолу" агентлыгы
Фетхулла Гүлән тарафдары булу шиге белән тоткарланган 103850 кешенең 41326сына карата арест салу турында карар чыгарылган.
(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). 2016 елның 15 июлендә рәсми хакимиятне бәреп төшерүгә омтылган гамәлләрдән соң башланган тикшерү кысаларында Фетхулла Гүлән террорчылык агымына катнашы булу шиге белән тоткарланган 103850 кешенең 41326сына карата арест салу турында карар чыгарылган. “Анадолу” агентлыгының Төркия Юстиция министрлыгыннан алынган мәгълүматы буенча, тикшерү кысаларында кулган алынган 10265 кешене, террорчылык эшчәнлегендә катнашуларына дәлилләр булмау сәбәпле, иреккә чыгару турында карар кабул ителгән.
Аерым алганда, азат ителгән һәм вазифасына кайтарылганнар арасында 1 губернатор, губернаторның 4 ярдәмчесе, 1066 хәрби кеше, 583 полиция хезмәткәре, 158 судья һәм прокурор, Судьялар һәм прокурорлар югары советының (HSYK) 2 әгъзасы, Дәүләт Советының 1 әгъзасы һәм Төркия Югары судының 8 хезмәткәре бар.
Фетхулла Гүлән террорчылык оешмасында торган Төркия Хәрби көчләре хәрбиләре төркеме 2016 елның 15 июленнән 16сына каршы төндә илдә хакимиятне корал белән яулап алырга омтылган иде, дип яза агентлык. Хунта гамәлләренә ил җитәкчелеге һәм хокук саклау органнары, шулай ук күп кенә гражданнар бергәләп чик куйды. Бәрелештә 240тан артык кеше һәлак булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз