Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә Садри Максуди кызы, илнең беренче хатын-кыз илчесе Гадилә Айданы искә алалар
Гадилә Айда, этрускларның төрки кавем булуын исбатлаган галим буларак, тарих фәнендә мөһим урын били.
(Истанбул, 7 март, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген милләттәшебез, танылган сәясәтче, галим Садри Максуди Арсалның кызы, күренекле татар меценаты Шакир Рәмиевнең оныгы - Төркиянең беренче хатын-кыз илчесе һәм Җөмһүрият сенаты әгъзасы, язучы һәм галим Гадилә Айданың (Adile Ayda) туган көне.
Гадилә Айда 1912 елның 7 мартында Санкт-Петербургта дөньяга килгән. Башлангыч белемне Германия һәм Франциядә алган, Төркиядә “Нотр-Дам де Сион” француз лицеен тәмамлаган. Анкара университеты хокук факультетында укыган.
1932 елда, югары белемле белгеч буларак, Төркия тышкы эшләр министрлыгына эшкә алына. Ләкин хатын-кыз хезмәткәрләрнең чит илләрдәге вазифага билгеләнмәячәге турында карар кабул ителгәч, дәүләт эшен ташлый. Анкара консерваториясендә, Мәгариф җәмгыяте колледжында һәм Анкара кызлар лицеенда француз теле укыта. Шул ук вакытта Анкара университеты тел, тарих һәм география факультетының француз теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1941 елда шул ук бүлектә аспирантура тәмамлый. 1943 елда доцентлык гыйльми дәрәҗәсенә ирешә.
Инженер-механик Рәшид Мазһар Айдага кияүгә чыккач, Истанбул университетында эшли башлый. 1957 елда, хатын-кыз хезмәткәрләргә чит илләрдә вазифа бирелү карары чыккач, кабаттан тышкы эшләр министрылыгына эшкә алына. 1958 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Башкарма комитетына - делегат, 1959 елда Төркиянең - Гаагадагы, 1962 елда Белградтагы илчелекләренә атташе итеп җибәрелә. 1967 елда Төркиянең Римдагы бөек илчесе итеп билгеләнә. Аңа чаклы министрлыкның мәдәният эшләре департаменты җитәкчеләренең берсе була һәм шул чордагы хезмәтләре Италия дәүләте тарафыннан югары бәяләнеп, “Хезмәтләре өчен “ ордены белән бүләкләнә.
1976 елда Төркия президенты тарафыннан Җөмһүрият сенатына сайлана. Шунысын да белгертеп үтү кирәк: анда соңгы 6 елда җәмгыять өчен игътибарга лаек хезмәтләре булган, әһәмиятле югары уку йортын тәмамлаган, 40 яшен тутырган, мәсләгендә абруй казанган шәхесләр генә сайлана алган.
Гадилә Айда дәүләт эшеннән бушаган араларда илнең алдынгы вакытлы матбугатында төрле мәкаләләр белән чыга. Аның әдәбият һәм мәдәният белән бәйле фикерләре күпчелек “Тәрҗеман” газетасында һәм “Хисар” җурналында дөнья күрә.
Италиядә эшләгәндә этрускларның тарихы буенча фәнни эзләнүләр алып бара һәм аларның төрки халыкларның борынгы бабалары булуын исбат итә. Тарих гыйлеме дөньясына ул һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек үтә саллы, җитди, масштаблы хезмәт белән килеп керә. Гадилә Айда бу хезмәтен француз һәм төрек телләрендә нәшер итә. Аның төрек халкының танылган әдибе Яхъя Кемаль иҗаты хакындагы “Яхъя Кемальнең фикере һәм шигырь дөньясы” әсәре чорның әдәбият дөньясында зур яңгыраш ала. Гадилә Айда шулай ук “Мондый иделәр яшәгәндә”, “Бер бәйләм әдәбият”, “Садри Максуди Арсал” хезмәтләренең авторы да.
Гадилә Айда Гөнүл һәм Гөлнур исемле ике кыз үстерә. Гөнүл Пултар - әдәбият галиме, язучы. Озак еллар Билькент һәм Босфор университетларында лекцияләр укый, АКШта басылып килә торган «Популяр мәдәният» журналының редколлегия әгъзасы булып сайлана, «Төркиядәге Америка тикшеренүләре» журналының оештыручысы һәм баш мөхәррире була. Бүгенге көндә Бөтендөнья татарлар лигасы һәм «Мәдәният тикшеренүләре» җәмгыяте рәисе. Сеңелесе Гөлнур Учок – икътисад фәннәре кандидаты, озак еллар Төркия финанс министрылыгында эшли, Халыкара валюта базары департаментын җитәкләп, Төркиянең облигацияләрен үстерү юнәлешендә зур эшләр башкара, лаеклы ялга чыккач, “TURKRATİNG” кредит дәрәҗәләндерү корылышына нигез сала һәм аның генераль директоры вазифасын башкара.
Гадилә Айда 1992 елның 5 ноябрендә 80 яшендә бакыйлыкка күчә. Кабере әтисе Садри Максуди җирләнгән Зинҗирлекую зиратында.
Гадилә Айданың онытылуга таба йөз тоткан исеме соңгы елларда дипломатик корылышлар һәм медиа тарафыннан еш телгә алына башлады. Аның белән бәйле язмалар интернет киңлекләрендә күренә. www.listelist.com адресындагы электрон мәгълүмат порталында урын алган мәкалә аеруча игътибарга лаек. Анда хәбәрче Сәлим Гәрчәкэр Гадилә Айданың җиде үзенчәлеген ачарга тырышкан. Төркиянең күренекле тарих галиме Хәлил Иналҗык та телевидение тапшыруында Гадилә Айданың дипломатик карьерасы һәм тарих белеменә керткән хезмәтләрен олылап телгә китерде. Гадилә Айданың исеме “Төркиянең хатын-кыз язучылары”, “Төркиянең “беренче”леккә имза куйган хатын-кызлары” исемлекләрендә дә лаеклы урын алган. Тагын шунысы сөенечле: милләттәшебезнең язган әсәрләренә ирешү мөмкинлекләре дә артты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз