news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә Сабантуй берьюлы өч провинциядә узды

Милли бәйрәм Россия һәм Төркия арасында Мәдәният һәм туризм елына багышланган иде.

Төркиядә Сабантуй берьюлы өч провинциядә узды
архив

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Төркия Сабантуй халык бәйрәмен үткәрү эстафетасын кабул итте. Быел татар җәмәгатьчелеге бәйрәмне берьюлы өч провинциядә билгеләп үтте. Сабантуй Истанбул, Искешәһәр һәм Антальяда узды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Истанбулдагы Сабантуй мәйданчыгы Белград урманында Lifepark урман паркы зонасында оештырылды. Мәйданда 500дән артык кеше, шул исәптән Искешәһәр, Анталья, Әнкара, Конья татар җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.

Истанбулдан тыш Сабантуйны Искешәһәр провинциясенең Корыһөек (Османие) авылында бәйрәм иттеләр. Анда катнашу өчен Төркиянең төрле почмакларыннан татарлар килде, барлыгы 800дән артык кеше бәйрәм кунаклары булды.

Авыл Сабан туена килүчеләр Искешәһәр татарлары, Татарстан студентлары һәм иҗат коллективлары тарафыннан оештырылган концерт программасы белән хозурлана алдылар. Шулай ук Османие авылындагы татар гаиләләре тарафыннан махсус әзерләнгән милли ризыклар белән сыйландылар, традицион уеннарда һәм ярышларда катнаштылар.

Сабантуйның өченче мәйданчыгы Анталья курорт шәһәре булды. Бәйрәмдә биредә яшәүче йөзләгән татар, ватандашлар, Татарстаннан килгән кунаклар катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot