news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төркиядә Сабан туйлар уза
Төркиядә башкорт Сабан туе белән башланып киткән халкыбызның милли бәйрәме татарларның күпләп яши торган Искешәһәрдә дә оештырылды
Скопировать ссылку
(Истанбул, 1 июнь, "Татар-информ", Рушания Алтай). Төркиянең татарлар күпләп яши торган Искешәһәр төбәгендәге Османия татар авылында Сабан туе булып үтте. Анда төрле шәһәрләрдә гомер итүче милләттәшләребез, Татарстаннан килеп Төркия югары уку йортларында белем алучы яшьләр һәм җирле хакимият органнары җитәкчеләре, татар мәдәниятен үз итүче төрек кардәшләр катнашты.
Сәхнәдә Искешәһәр кырым татарларының бию коллективы, Оруч Гүвәнч җитәкчелегендәге “Түмата” төркеме чыгыш ясады. Шулай ук Истанбулда 16 нчы мәртәбә уздырыла торган төрки балалар фестиваленә Зәйдән махсус килгән “Мирас” вокаль-хореография төркеменең ике солисты Дәүләт Гарифуллин белән Светлана Сабан туе программасына аеры бер аһәң өстәде. Әлеге вокаль-бию төркеменең концертта тулы составта катнаша алмавы бик кызганыч булды. Истанбул губерниясе җитәкчеләре, соңгы вакытлардагы юл фаҗигаләрен искә алып, аларның каладан читкә китүләренә рөхсәт бирмәгән. Шулай булса да, Татарстан вәкиллеге “Мирас”ның ике солистын гына булса да Османия бәйрәм сәхнәсенә китереп, татар моңнарын яңгыраттырды.
Сабан туеның башлангыч мизгелләрендә Татарстан Илбашы Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавы җиткерелде.
Чарага ”Республика Татарстан” газетасының Зәй төбәгендәге махсус корреспонденты Гамирә Гаделшина да иштирак итте. Аңлашылганча, киләсе көннәрдә бу басмадан Төркия Сабан туйлары турында кызыклы мәкаләләр укырга мөмкин булачак. Шунысы да игтибарга лаек, Сабан туе бәйрәмен Төркиянең Казандагы элеккеге консулы Әхмәт Әнгин тормыш иптәше һәм әти-әнисе белән бергә тамашы кылды.
Искешәһәр татар җәмгыяте рәисе Абдулвахит Ирдән Анадолу туфракларында халкыбызның милли бәйрәмен дәвам иттерергә тырышуларын, хәтта аны ЮНЕСКОның матди булмаган кыйммәтләр исемлегенә кертү өчен Берләшкән Милләтләр оешмасына хат язачагын белдерде.
Билгеле булганча, әлеге милли бәйрәмебез Төркиядәге башкорт Сабан туе белән башланып китте. Бу атнада аны Искешәһәр татарлары бәйрәм итсә, 6 июньдә ул Истанбул каласында оештырылачак. Тик аяныч, аның башлангыч сыйныфларның бердәм имтихан бирү көненә туры килүе генә шактый татар гаиләсен шәһәрдән байтак ераклыкта булган Сабан туе мәйданына барудан мәхрүм кыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot