news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Россиянең читтән томат кертү карары белән риза түгелләр

Россия үз җитештерүчеләре мәнфәгатьләрен яклап, Төркия томатларын кертүне чикли.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Россия томатлар экспортлауда бары төрек җитештерүчеләренә карата гына чикләүләр куллана. Бу хакта яшелчә һәм җиләк-җимешне экспортлау буенча төрек советы гаризасында әйтелгән. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Белдерүдә Россиягә 2017 елның тугыз аенда гына да 395919 тонна томат чит илләрдән кертелгән, Беларуссия, Кытай, Марокко, Иран һәм Азербайҗаннан томат кертү дәвам итә, диелгән. Шунлыктан, Россия төрек томатларына чикләүләрне кичекмәстән бетерергә тиеш, дип саный.

Документта төрек компанияләренең Россия ягы куйган барлык таләпләргә туры килүе әйтелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100