news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә Россия туристлары утырган автобус әйләнгән, дүрт кеше вафат булган

Автобус аэропортка барган булган.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Кичә Анталия провинциясендә Манавгат шәһәре янында юл-транспорт һәлакәте булды. Бу хакта ТАСС РФ Генераль консуллыгына сылтама белән хәбәр итә.

Автобус аэропортка барган булган, дип хәбәр ителә. Салонда Россиядән 22 турист булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, шофер каршы як полосога чыга һәм автобус әйләнеп каплана.

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булды. Тагын дүртесе яраланган. Зыян күрүчеләр Анталия хастаханәләренә салынган.

Туристлар кичә 21.50 сәгатьтә Самарага очарга тиеш иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot