news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Ризаэтдин Фәхретдиннең “Әхмәт Мидхәт әфәнде” әсәре төрекчә басылды

Таныту язуында китапның Төркия әдәбият белгечләре өчен бик әһәмиятле булуына басым ясалган. Р. Фәхретдин башкорт язучысы дип белдерелгән.

(Истанбул, 23 февраль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбулдагы “Фәрфир” нәшрияты мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече булган якташыбызның “Әхмәт Мидхәт әфәнде” китабын басып чыгарды. Аны төрекчәгә Өмәр Күчүкмәһмәтоглу тәрҗемә иткән.

Моңа кадәр Төркия югары уку йортларында Ризаэтдин Фәхретдинның тормышы һәм хезмәтләрен фәнни нигездә өйрәнеп, берничә диссертация якланган булса да, әлегә кадәр әсәрләренең төрекчә басылганы юк иде.

Ризаэтдин Фәхретдиннең “Әхмәт Мидхәт әфәнде” әсәре беренче тапкыр 1913 елда Оренбургта “Вакыт” нәшриятында басыла. Тәрҗемәче Өмәр Күчүкмәһмәтоглу гарәп имлясы белән дөнья күргән әлеге төп нөсхәдән файдаланган.

Таныту язуында китапның Төркия әдәбият белгечләре өчен бик әһәмиятле булуына басым ясалган. Ризаэтдин Фәхретдин башкорт язучысы дип белдерелгән.

“Әхмәт Мидхәт әфәнде” әсәре сатуга чыгарылып, китап кибете киштәләрендә урын алган. Аны шулай ук Төркиянең иң эре һәм абруйлы интернет китап кибетләреннән дә сатып алырга була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100