news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Рамазан ае уңаеннан бердәм йөрәк, уртак өстәл кампаниясе эшли башлады

Проектның инициаторы - Төркия Президенты хакимияте.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»).Төркия Президенты хакимияте Рамазан аена багышланган «GönlümüzBirSoframızBir» (бердәм йөрәк, уртак өстәл) дигән кампания башлап җибәрде. Бу хакта Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

Проект кысаларында «GönlümüzBirSoframızBir» хэштегы белән социаль челтәрләрдә (Twitter, Facebook, Instagram һәм YouTube) бөтен дөньядан җибәрелгән мөселман бәйрәмнәренең берсе уңаеннан котлаулар басылачак.

Кампания бөтен дөнья мөселманнары арасында бердәмлекне, дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән.

Беренче котлау сүзләре Осман дәүләтенә нигез салынган Согут шәһәреннән килде. Рамазан ае халыклар арасында тату яшәү культурасын үстерүгә зур өлеш кертә, дип билгеләп үтә яшьләр төркеме.

Төркия Президенты администрациясенең элемтә идарәсе башлыгы Фәхреттин Алтун шулай ук үзенең Twitterында юлламаны таратты.

«Изге Рамазан аеның рухи мохитында без йөрәкләребезне берләштерәбез һәм өстәлебезне уртаклашабыз. һәрвакыт бердәм булуыбызны телим», - дип язган Алтун.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100