Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә президент һәм парламент сайлаулары уза
Төркиядә якшәмбе көнне, вакытыннан алда узучы президент һәм парламент сайлаулары өчен участоклар ачылды.
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Төркиядә вакытыннан алда президент һәм парламент сайлаулары уза. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Сайлау бюллетеньнәренә кергән фамилияләр: Төркиянең хәзерге президенты Реджеп Тайип Эрдоган (идарә итүче Гаделлек һәм үсеш партиясеннән), Мөхәррәм Индже (Халык-республикасы төп оппозицион партиясеннән), Селахаттин Демирташ (Халыклар демократиясе прокурд партиясеннән), Мераль Акшенер (Яхшы партиядән), Темель Карамоллаоглу (Бәхет партиясеннән) һәм Догу Перинчек (“Ватан” партиясеннән). Президент сайлаулары белән беррәттән парламент сайлаулары да уза.
Сайлауларда барлыгы 56,3 миллион сайлаучы тавыш бирергә хокуклы. Сайлау участоклары 17:00 сәгатькә кадәр эшли (Мәскәү вакыты белән тәңгәл килә). 1,5 миллионнан артык төрек кешесе чит илдә тавыш биргән.
Хәзерге башлык беренче турда ук җиңүгә өметләнә. Ләкин җәмәгатьчелек фикерен тикшерүче кайбер үзәкләр, 8 июльдә узучы икенче тур кирәк булачак дип саный.
Парламент сайлауларында тугыз сәяси партия катнаша, аларның берсе сайлауларга байкот оештырган.
Сайлаулар уздыру сәбәпле, сайлау пунктларында югары дәрәҗәдә куркынычсызлык чаралары тәэмин ителә. Төркиянең зур шәһәрләрендә иминлек тәэмин итү өчен өстәмә көчләр җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз