news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә пассажир автобусы һәлакәткә юлыккан

Кимендә 5 кешенең һәлак булуы хәбәр ителә.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Бүген Төркиядә пассажир автобусы һәлакәткә очраган – югары тизлектә күпер терәгенә бәрелгән. Кимендә 5 кешенең үлеме һәм күп санда пассажирларның зыян күрүе хәбәр ителә.

Җирле "Хабертюрк" телеканалы хәбәр иткәнчә, һәлакәт Анкара – Искешәһәр трассасында булган, дип яза "Известия". Урында хокук сакчылары, табиблар һәм коткаручылар эшли, диелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100