news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Нардуган бәйрәмендә Элвин Грейның “Уфтанма” җырын җырлаганнар

Чараның катнашучысы сүзләренчә, ул Төркиядә иң популяр җырлар исемлегенә кергән.

Төркиядә Нардуган бәйрәмендә Элвин Грейның “Уфтанма” җырын җырлаганнар
Лəвəнт Булут

(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Идилия Татар ашлары йортында татарлар һәм төрекләр, Нардуган бәйрәменә җыелып, җырчы Элвин Грейның “Уфтанма” җырын башкарган. Бу хакта Төркиянең Анкара шәһәреннән төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булут хәбәр итте.

Нардуган бәйрәмен үткәрүне Идилия рестораны хуҗасы Лилия Сабир хуплаган, бәйрәмдә барлыгы иллеләп кеше катнашкан. “Бәйрәмдә Элвин Грейның “Уфтанма” җырына барыбыз да кушылып җырлады, алдан ук җыр тексты таратылды. Килгән кунаклар арасында татарлар да, төрекләр дә бар иде. Мин аларга җырның мәгънәсен аңлаттым. Һәр кешегә дә бу җыр ошады, яратып башкардылар”, - диде Ләвәнт Булут.

Ләвәнт Булут Элвин Грейның “Уфтанма” җырын Төркиядә иң популяр җыр булганлыгын әйтеп үтте. “Төркиядә Элвин Грейның бу җырын бик яраталар, чөнки аның текстында мәгънәле сүзләр бар, ул кешене күтәренке рухка өнди”, - диде ул.

“Без балаларны уйнаттык, алар чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән әйләнде, уеннар уйнады, Аяз ата һәм Аяз ананы чакырды, җәнлекләрне татар телендә әйтте, шигырьләр сөйләде, җырлар башкардылар.

Нардуган бәйрәмендә “Агыйдел каты ага” татар халык җырын да башкарганнар. “Нардуган – төрки халыкларга борынгыдан килгән бәйрәм. Кояш кышкы торгынлыгына багышланган бәйрәм. Ул Яңа ел алдыннан үткәрелгән. Халык Яңа ел имин була, дип ышанган. Киләчәктә дә әлеге бәйрәмне бергәләп уздырырга ниятлибез”, - ди катнашучы.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100