news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә Мостафа Җәмилев турында документаль фильм төшерелде

Милли юлбашчысы Мостафа Җәмилев язмышында Кырым татарларының милли проблемалары аңлатыла

(Истанбул, 1 февраль, "Татар-информ", Рушания Алтай). Соңгы елларда Төркия дәүләте Кырым ярымутарвында яшәүче кырым татарларына кулдан килгәнчә теләктәшлек күрсәтергә тырыша. II Бөтендөнья сугышында алманнарга әсир төшеп, азат ителгәннән соң Лондонда яшәп калган күренекле язучы Чыңгыз Дагчыны, үлеменнән соң, Кырым туфракларына алып кайтып күмүне оештыру, Кырымда җәмигъ мәчете төзү, милли лидер Мостафа Җәмилев Кырымоглыны Төркиянең илбашы һәм башка дәүләт җитәкчеләренең кабул итүе, кырым татарлары язмышы белән бәйле дәүләт телевидениесендә төрле тапшырулар, документаль фильмнар төшерү, журналист һәм мәгърифәтче Исмәгыйл Гаспралының эшчәнлегенә багышланган фәнни җыеннар үткәрү - болар барысы да Төркия дәүләтенең матди булышлыгы һәм мәгънәви теләктәшлеге белән тормышка ашырылды. Инде килеп, Төркия дәүләт телерадиокорылышының "ТРТ ТҮРК" каналы кырым татарларының әфсанәви сәяси лидеры, Кырым Татар Милли Мәҗлесе рәисе, Украина Югары Радасы делегаты Мостафа Җәмилев Кырымоглының тетрәндергеч ачы язмышы турында документаль фильм әзерләде. Күптән түгел ул экраннар аша төрек тамашачысына тәкъдим ителде. " Кырымоглы. Бер халыкның көрәше" дип аталган 270 минутлык тапшыру 9 бүлектән тора. Аны "ТРТ"нең иң оста режиссерларыннан саналган Нәшә Сарысой Каратай төшергән. Текст һәм сценарий авторы - Зафәр Каратай. Фильм - ике еллык эзләнү, архивларда, китапханәләрдә казыну нәтиҗәсенең җимеше. Чөнки документаль фильмда бер шәхеснең язмышы гына түгел, тулы бер милләтнең михнәтле тарихы, милли проблемалары, туган туфрак җирсүе, хак һәм хокук өчен көрәш ысуллары, караңгы һәм якты көннәре, өмет белән өметсезлек арасында милләт буларак бар булырга тырышу газаплары яктыртыла. Әсәрнең күп өлеше Кырымда төшерелгән. Иҗат төркеме шулай ук АКШ, Бельгия, Мәскәү, Саха-Якутия, Себер, Украина, Үзбәкстан якларына да барып чыккан. Тарихи кадрлар өчен санап кителгән төбәкләрнең телевидение архивларындагы видеокүренешләр файдаланылган. Фильмда тапшыру герое Мостафа Җәмилевнең тоткында булган Ташкент, Омск, Зирянка төрмәләре күренешләрен дә күрергә мөмкин.
Режиссер Нәшә ханымның әйтүенә караганда, тапшыруны әзерләү чорында вакыйга белән бәйле меңгә якын шәхес белән әңгәмә корылган. Алар арасында II Бөтендөнья сугышы чорында депортацияләнү шаһиты булган өлкән буын кешеләре, тарихчылар, социологлар, дөньякүләм танылган кеше хокукы яклаучылар, күренекле сәясәтчеләр, галимнәр бар. Шул ук вакытта Украинаның элеккеге президенты, 1989-1994 еллардагы җирле хакимият һәм хәзерге дәүләт җитәкчеләре, Төркиянең экс-президенты Сөләймән Дәмирәл, премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган, тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу кебек затларның да фикерләренә урын бирелгән.
Бу фильм өчен меңнәрчә битлек СССР архивлары документлары, КГБ һәм мәхкәмә протоколларе, төрле яшерен нәшрият һәм шәхси архив материаллары, үтә яшерен документлар, уң меңләп фотография җыела. Алар иҗат төркеме тарафыннан сайланып, тапшыруда кулланылыр рәвешкә китерелә.
Документаль тапшыруның музыкаль бизәлеше өчен Кырымның танылган композиторы Эльвира Әмир тарафыннан махсус иҗат ителгән көйләр сайланган.
Фильмда сабый бала вакытында Кырымнан Үзбәкстанга сөрелгән Мостафа Җәмилевнең кырым татары булганы өчен университетка укырга алынмавы, армия хезмәтеннән баш тартуы, халкының милли эзәрлекләнүе һәм кеше хокукларыннан мәхрүм ителешен һәр форсатта телгә китерүе, кат-кат ирегеннән мәхрүм ителүе, 303 көнгә сузылган ачлык тотуы, Александр Сахаров кебек кеше хокукларын яклаучыларның гамәлләре, генерал Андрей Григоренконың кырым татарларын яклавы өчен психик авырулар хастаханәсенә ябылуы зур осталык белән аңлатыла. Тапшыруны караганда күз яшьләрен тыеп булмый торган сюжетлар хәтсез. Шундыйлардан гади кырымтатары Муса Мамутның фаҗигале язмышын әйтеп узмый мөмкин түгел. Төпләнү нияте белән берничә мәртәбә ватаны Кырымга кайткан 3 бала атасы Мусаны милиция янә куарга килә. Инде төзеп бетерү алдында торган йортыннан, ата-ана туфрагыннан хаксыз рәвештә тагын куылуны авыр кичерә Муса. Чарасызлыктан нишләргә белмичә, бөтен кеше алдында өстенә бензин түгеп, шырпы сыза һәм янып вафат була. Бу трагедия турында рус зыялысы Григорий Александров «Җанлы ялкын» («Живой факел») исемле поэма иҗат итә. Аны шул әсәре өчен психик авырулар хастаханәсенә ябалар.
Мостафа Җәмилевнең милләте өчен көрәше Советлар Берлеге чикләрен ашып, чит илләрнең дә игътибар үзәгендә була. 1976 елның февралендә аның турында "төрмәдә үлде" дигән хәбәр яшен тизлеге белән, таулар-диңгезләрне ашып, дөньяга тарала. Төркиядәге меңләгән милләттәшләре крым егетенә читтән торып җеназа намазы укый, шигырьләр, бәетләр, пьесалар иҗат итәләр, газеталарда мәкаләләр бастыралар. Шул елларда Советлар Берлегендә кеше хокукларын яклау хәрәкәте игътибарга лаек эшчәнлек күрсәтә башлый. 1980 елларның ахырында Кырым татарлары Мәскәү Кызыл Мәйданына, хокукларын яклап, сәяси шигарьләр белән чыгалар. Болар барысы да документаль фильмда милли көрәшнең тарихи процессы буларак урын алган. 1986 елның 11-12 октябрь көннәрендә АКШ президенты Рейганның СССР җитәкчесе Горбачев белән Рейкьявиктагы очрашуында Мостафа Җәмилев һәм аның кебек кеше хокукларын саклаучыларның иреккә җибәрелүен алшарт итеп куюы да вакыйгаларның әһәмиятенә басым ясый.
Документаль фильмда милли көрәштә Мостафа Җәмилевнең тыныч юлны, кан коеш, үтереш булмаган ысулны сайлавына аеруча игътибар җәлеп ителә. Тапшыруның төп герое әйткән "Әгәр көрәш юлында бер генә гөнаһсыз сабыйның каны коелса да, ул уңышлы юл була алмый" җөмләсе экранга еш килә.
"Кырымоглы: бер халыкның көрәше" фильмы чын мәгънәсендә әле һаман чишелешкә ирешмәгән милли проблеманы киң кырлы яктырта. Әйтерсең, "Җир йөзендә әле һаман золым күрүче милләтләр бар, Кырым татарлары әле һаман тыныч йокыда түгел...", - ди кебек.

news_right_1
news_right_2
news_bot