news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Марат Кәбировның фантастик романы төрекчә китап булып басылды

Татар язучысының «Убырлар уянган чак» дип аталган әсәрен әдәбият галиме Альп Әрән Демиркая тәрҗемә иткән.

Төркиядә Марат Кәбировның фантастик романы төрекчә китап булып басылды
Рушания Алтай

(Истанбул. 4 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар язучысы Марат Кәбировның фантастик романы төрекчә китап буларак дөнья күрде. «Убырлар уянган чак» дип аталган әсәрне Бартын университеты яшь галиме Альп Әрән Демиркая тәрҗемә итеп бастырган.

Тәрҗемәче әсәргә «Вампирлар уянганда» дигән исем куйган. 256 битлек төрекчә әсәр «Парадигма академи» нәшриятында басылган. Китап сатуга бер атнадан соң чыгачак.

«Марат Кәбировның бу романын татар әдәбиятының беренче фантастика һәм курку әсәре дип атарга була. Китап мине шул ягы белән җәлеп итте. Вакыйгалар бер татар авылында Шүрәле урамында бара. Төркиядә төрек язучылары нигәдер фантастика әсәрләр язарга алынмый, бу төр романнар безгә Көнбатыш әдәбиятыннан килә. Минем төрек укучыларын бу жанр буенча бер төрки язучының әсәре белән таныштырасым килде», — дип сөйләде Альп Әрән «Татар-информ» ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Әдәбият галиме Альп Әрән Демиркая Кәбировның «Убырлар уянган чак» әсәрен өч ай тәрҗемә иткән. Ул Марат Кәбировның иҗатын кызыксынып күзәтүен, аны татар әдәбиятына яңача ысуллар кертүдә кыю адымнар белән баручы заманча язучы буларак бәяли.

«XIX гасырның икенче яртысында татар әдәбиятында башланган мәгърифәтчелек процессында читтә калган фантастик жанрның XXI гасырда әдәбиятка кертелүен зур яңалык дип бәяләргә кирәк. XVIII гасырның соңгы чирегендә Көнбатыш әдәбиятында барлыкка килгән һәм күбесенчә шатоларда була торган хәл итеп кабул ителгән вампирларның татар романнарына да үтеп керүе татар укучысына заман белән бергә атлау, хыял көче һәм киеренкелек элементлары салынган постмодерн әсәрләр белән таныштыру мөмкинлеге бирә, яңа әдәби темалар барлыкка китерүгә этәрә», — дип сөйләде ул Марат Кәбировның әсәрен бәяләп.

Альп Әрән Демиркая төрекчә китапның кереш өлешендә әсәрнең авторы Марат Кәбиров турында киң мәгълүмат биргән, ул татар язучысының бу әсәре Төркиядә зур игътибар күрер дип ышана. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100