Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә Мөхәммәдзакир Рәмиев турында фәнни мәкалә дөнья күрде
«Татар вакытлы матбугатының иң әһәмиятле исеме Мөхәммәдзакир Рәмиев» исемле мәкаләнең авторы — төрек галиме Җиһан Чакмак.
(Истанбул, 10 февраль, «Татар-информ», Рушания Алтай). VII халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумы чыгышлары китабында татар шагыйре, нәшир, меценант Мөхәммәдзакир Рәмиев турында фәнни хезмәт басылды. Бу хакта төрек галиме Җиһан Чакмак хәбәр итә.
Гыйльми мәкалә «Татар вакытлы матбугатының иң әһәмиятле исеме Мөхәммәдзакир Рәмиев (1859-1921)» дип атала. Аның авторы — Маниса Җәлал Баяр университеты галиме, доцент Җиһан Чакмак.
Автор мәкаләсендә Закир Рәмиевнең татар вакытлы матбугаты тарихында тоткан урынын, шул чор татар җәмгыяте үсешенә керткән хезмәтләрен яктырткан. 1880 елда Төркиягә килеп, төрек матбугаты, әдәбият-сәнгать дөньясының алдынгы вәкилләре белән аралашуын, Исмәгыйл Гаспралы чыгарган «Тәрҗеман» газетасы белән мөнәсәбәтләрен ачып үткән, тәүге шигырьләренең дә «Тәрҗеман”да басылуын белдергән.
VII халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумы 2020 елның 20-23 октябрь көннәрендә Төркиянең Нигьдә шәһәрендәге югары уку йортында үтәргә тиеш булган. Әмма, COVİD-19 пандемиясе сәбәпле, ул галимнәр арасында дистанцион уздырылган.
Чара Төркиянең Өмәр Халисдәмир университеты, Казахстанның Кызлар педагогия университеты, Башкорт дәүләт педагогия университеты, Азәрбайҗанның Евразия университеты тарафыннан оештырылган.
Әлеге җыенның галимнәр шурасы әгъзалары арасында Төркия университетларында эшләүче татар галимәләре Чулпан Зарипова- Четин, Рамилә Яруллина-Йылдырым да урын алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз