news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә “Кырым ханлыгы тарихы буенча тикшеренүләр (1441-1700)” китабы басылып чыкты

100 яшендә вафат булган галим Х.Иналҗыкның китабында Кырым ханлыгының Казан ханлыгы белән мөнәсәбәтләренә шактый урын бирелгән.

(Истанбул, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең танылган галиме, тарих белгече Хәлил Иналҗыкның вафатыннан соң кырым татарлары тарихы белән бәйле китабы басылып чыкты. Ул “Кырым ханлыгы тарихы буенча тикшеренүләр (1441- 700)” дип атала. Китапта Кырым ханлыгының Казан ханлыгы белән мөнәсәбәтләренә шактый урын бирелгән.

Галимнең бу әсәре - аның озак елларга сузылган тикшеренүләр нәтиҗәсе. Ул аны үлеменә берничә ай кала төгәлләгән, ләкин нәшриятка бирергә өлгерә алмаган.

680 битлек китапта Кырым ханлыгының барлыкка килү этаплары, Алтын Урда дәүләтендәге урыны һәм сәяси роле, Госманлы империясе составына керү процесслары яктыртылган. Кырым ханлыгының Госманлы дәүләтендә һәм Европадагы сәяси көче турында кызыклы фикерләр бәян ителгән, Кырым ханлыгының Казан һәм башка ханлыклар белән мөнәсәбәтләре дә читтә калмаган. Автор бу хезмәтен кырым татарлары тарихы белән бәйле бик күп чыганакларны өйрәнеп, материалларны барлап язган.

“Кырым ханлыгы тарихы буенча тикшеренүләр (1441-1700)” китабы Төркия Иш Банкы Мәдәният нәшриятында басылган.

Мәгълүмат өчен: Хәлил Иналҗык 1916 елның 7 сентябрендә Истанбулга күченгән кырым татар гаиләсендә дөньяга килә. Ул фән дөньясына Госманлы империясе тарихы, хокукы, сәясәте, икътисады буенча колачлы эзләнүләр алып барган, бу өлкәдә 300ләп фәнни хезмәт язган галим буларак таныла. Хәлил Иналҗык - Госманлы империясенең Кырым һәм Казан ханлыклары белән мөнәсәбәтләрен тирәнтен өйрәнгән беренче һәм бердәнбер галим. Төрки дөнья тарихында аның кебек иң күренекле югары уку йортларында белем биргән башка галим юк. Хәлил Иналҗык 100 еллык гомерендә Анкара, Гарвард, Колумбия, Пенсильвания, Пристон университетларында укыта. Чикаго университетында 15 ел эшли. Төркиянең беренче хосусый югары уку йорты – Билькент университетында магистр һәм докторантлар өчен махсус тарих кафедрасы кора. ЮНЕСКО өчен “The History of Scientific and Cultural Development of Mankind” китабының бишенче томын редакцияли. Ул шулай ук дөньяның бик күп илләрендә конференцияләрдә катнашып, чыгышлар ясый. Шуңа да Камбридж халыкара биография үзәге (Cambridge International Biographical Center) Хәлил Иналҗыкны гуманитар фәннәр буенча дөньяның иң танылган 2000 галиме арасына кертә.

Шуны да белгертеп узу кирәк: галимнең тарих белән кызыксынуына милләтәшебез Садри Максуди Арсал сәбәпче була. Аның гыйлем дөньясына кереп китүендә дә С. Максуди зур роль уйный.

Х.Иналҗык 2016 елның 25 июлендә Истанбулда вафат була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100