news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә коронавирус йоктыруның беренче очрагын расладылар

Коронавирус йоктырган пациент күптән түгел Европадан кайткан.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Төркиядә коронавирус йоктыруның беренче очрагы расланды. Бу хакта Daily Sabah газетасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Фәхреттин Коджа хәбәр иткәнчә, коронавирус йоктырган пациент күптән түгел Европадан кайткан.

Дөньяда яңа коронавирус белән 100 меңнән артык кеше зарарланган, күбесе терелгән, 4 меңгә якын кеше үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot