news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә коронавирус аркасында туристлар өчен чикләүләрне катгыйландырдылар

Үзәк мәйданнарда, бульварларда һәм урамнарда барлык кешеләргә, шулай ук чит ил туристларын да кертеп, Яңа елны бәйрәм итү тыела.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Төркия Эчке эшләр министрлыгы чит ил туристларына Яңа ел төнендә шәһәрләрнең, шул исәптән Истанбулның үзәк өлешләренә баруны тыйды, диелә илнең барлык провинцияләренә таратылган хәбәрдә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Пандемиягә каршы көрәш кысаларында 31 декабрь көнне 21.00 сәгатьтән 1 гыйнвар, 10.00 сәгатькә кадәр үзәк мәйданнарда, бульварларда һәм урамнарда барлык кешеләргә, шулай ук чит ил туристларын да кертеп, Яңа елны бәйрәм итү тыелачак», - диелә циркулярда.

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган элегрәк 31 декабрь, 21.00 сәгатьтән 4 гыйнвар, 05.00 сәгатькә кадәр Төркиядә Яңа ел бәйрәмнәрендә тәүлек әйләнәсе комендант сәгате кертү турында игълан иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot