news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Корбан бәйрәменә әзерләнәләр

Фермерлар, сатып алучыларны җәлеп итәр өчен, хайваннарны шампунь белән юалар.

Төркиядә Корбан бәйрәменә әзерләнәләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 4 август, “Татар-информ”). Төркиянең көнчыгышындагы Мөш провинциясе терлекчеләре Корбан бәйрәменә әзерләнә. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Фермерлар эре һәм вак мөгезле терлекне Карасу елгасына куып алып төшә. Биредә алар хайваннарны шампунь белән юалар. Мондый "коенудан" соң сарык чиста күренә, бу сатып алучыларны җәлеп итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100