news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Коксаки вирусына бәйле рәвештә Роспотребнадзорга 1000 кеше мөрәҗәгать иткән

Зыян күрүчеләрнең 77 проценттан артыгын балалар тәшкил итә.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Төркиядә Коксаки вирусы киң таралуга бәйле рәвештә Роспотребнадзорда ачылган «кайнар линия»гә 5 меңгә якын кеше шалтыраткан, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте искәртүенчә, Төркия курортларында ял иткән вакытта инфекцияләрдән зыян күргән гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итү дәвам итә. 16 август мәгълүматлары буенча, «кайнар линия»гә 900дән артык мөрәҗәгать килгән», - диелә хәбәрдә.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, мөрәҗәгатьләрнең 500дән артыгы – инфекция йоктыручылар һәм аларның гаилә әгъзаларыннан килгән, 260тан артык кеше – кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча шалтыраткан, 120дән артык мөрәҗәгать энтеровирус инфекциясен кисәтү чаралары белән бәйле.

Зыян күрүчеләрнең 77 проценттан артыгын балалар тәшкил итә. Вирус йоктыру очракларының күбесе Сиде, Аланья, Кемер һәм Белек шәһәрләре кунакханәләрендә теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100