news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә IX Халыкара төрекчә олимпиада башланды

Анда 130 илдән килгән мәктәп балалары белән бергә Татарстан укучылары да көч сынаша

(Истанбул, 17 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә 130 илдән килгән төрле милләт һәм раса балалары IX Халыкара төрекчә олимпиадада көч сынаша. 15 июньдә Истанбулның иң күркәм, тарихи Долмабахчэ сараенда чараның ачылыш тантанасы булды. Анда Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе рәисе Мәһмәт Али Шаһин, мәгариф министры Нимәт Чубукчу, Истанбул губернаторы Авни Мутлу һәм башка рәсми затлар, Төркиянең танылган сәнгать әһелләре, эшмәкәрләр, сәясәтчеләр катнашты. Ачылыш тантанасында бу чараны оештыручы Төрекчә укыту оешмасы (TÜRKÇEDER) рәисе, шул ук вакытта Төркия дәүләт парламенты Мәгариф комиссиясе җитәкчесе, профессор Мәһмәт Саглам, халыкны сәламләп, олимпиадага катнашучы балаларга уңышлар теләде, укытучыларына рәхмәт хисләрен белдерде: "Бу олимпиаданың чын каһарманнары - 5 кыйтгада төрек мәктәпләрендә эшләүче укытучылар, диде ул. - Олимпиаданың максаты - төрек телен җиһан теле итү. Дөньяга төрекчәне җәелдереп, аның фән һәм сәнгать теле булуын телибез", - дип тәмамлады чыгышын.
Ачылыш тантанасына килә алмаган мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гүнәй һәм башка министрлар, Истанбул мэры Кадир Топбаш, IX Халыкара төрекчә олимпиаданың башлануын котлап вә катнашучыларга уңышлар теләп, телеграммалар җибәргәннәр.
Ачылыш тантанасында Франция, Әфганстан, Бангладеш, Молдовия, Косово, Россия Федерациясе, Босния-Герцогина, Болгария, Африка илләреннән килгән балалар сәхнә тоттылар. Алар төрекләрнең иң танылган, нәселдән-нәселгә актарылып килүче җырларын башкардылар, үз илләренең бию сәнгатен таныттылар. Тамашачылар Молдовиянең төрек гимназиясе укучылары башкарган "Төрек егетләре бию"н көчле алкышларга күмде. Косовадагы төрек гимназиясендә укучы бер кызның ком өстендә 10 минут эчендә дистәләгән төр рәсем ясавын аеруча ошатып карадылар. Һәр рәсемнең музыка астында аеры хикәя белән аңлатуы бигрәк тәэсирле булды. Россиядән килгән балалар тамашачының мәхәббәтен рус халык җыры "Калинка" белән яуладылар. Иң ахырда барысы бергә олимпиаданың традицион җыры -"Яңа бер дөнья"ны җырлап, халык белән хушлаштылар. Кызганыч, тамаша программасында быел да, узган еллардагы кебек, Татарстан балалары урын алмаган иде.
Быелгы олимпиадага 130 илдән 1000 укучы һәм 300 укытучы килгән. Алар арасында Татарстан укучылары да бар. Мәгълүм булсын ки, дөньяда, Төркия Җөмһурияте ярдәме белән, 1000нән артык төрек мәктәпләре һәм гимназияләре эшләп килә. Шулай ук дөньяның 88 илендәге югары уку йортларында төрек филологиясе бүлекләре дә төрек телен өйрәтү һәм җәелдерүгә хезмәт итә.
Төркиягә төрле илләрдән килгән мәктәп һәм гимназия укучыларының төрек теле грамматикасы, төрек әдәбияты, төрекчә инша язу, җыр башкару, шигырь сөйләү, хикәя аңлату, тиз уку, рәсем, бию, фольклор уеннар, нәфис сүз осталыгы кебек тармакларда белем һәм иҗади сәләтләре сыналачак. Олимпиада имтиханнары Истанбул белән Әнкарада гына булмыйча, Төркиянең 24 шәһәрендә уздырылачак. Бу рәвешле, чит ил балалары Төркиянең төрле шәһәрләрен күрү һәм һәр төбәккә хас булган үзенчәлекле мәдәниятләре белән якыннан танышу бәхетенә ирешәчәкләр. Олимпиада кысаларында укучыларга үз илләренең мәдәниятләрен, фольклор уеннарын, милли сәнгатьләрен таныту мөмкинлеге дә бирелә. 18-19 июнь көннәрендә олимпиадага катнашучыларның Әнкарада гала-концертлары булачак. 30 нчы июнь көнне исә 15 мең кешелек стадионда олимпиаданың хушлашу кичәсе үткәреләчәк.

Шунысы да әһәмиятле: төрек телен саклау һәм җәелдерүгә, төрек мәдәниятен танытуга өлеш керткән дәүләт, сәясәт, фән эшлеклеләренә, сәнгать, әдәбият әһелләренә махсус премияләр дә каралган Халыкара төрекчә олимпиада кысаларында. Узган ел "Ататөрек Төрек теле" премиясенә Испания премьер-министры Jose Luis Rodriguez Zapatero лаек булган булса, аннан алда бу премия белән Казахстан илбашы Нурсолтан Назарбаев, Әзербайҗанның элеккеге дәүләт президенты Хәйдәр Алиевның бүләкләнгәннәре билгеле.
Фән эшлеклеләренә бирелә торган Алишир Нәваи исемендәге премиянең 2009 елда Россия Федерациясеннән профессор Ростислав Рыбаковка бирелгәнлеге мәгълүм.
Исмәгыйл Гаспралы исемендәге бүләк журналистларга, язучыларга, эшкуарларга бирелә. Узган ел аңа төрек язучысы Исмәгыйл Хәкимоглу белән "Төрек учаклары" иҗтимагый оешмасы гомуммөдире Нури Гүргүр лаек булдылар.
Караман Мәһмәт Бәй исемендәге премия дәүләт җитәкчеләренә генә бирелүе белән аерылып тора. 2008 елда аңа Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган лаек күрелгән булса, узган ел ул Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглуна бирелде.
Мәхмүт Кашгарый исемендәге премиянең мәртәбәсе олырак кебек. Ул төрек телен, мәдәниятен таныту һәм үстерүгә фидакарьләрчә хезмәт иткән дәүләт, сәясәт, фән эшлеклеләренә, сәнгать әһелләренә бирелә. Әлеге бүләк ел саен бирелү хокукына ия булса да, лаек күрелүче булмаса, тапшырылмый кала. Аңа әле бер генә шәхес ия булган - АКШ галиме, тюрколог, профессор Роберт Данкофф. Санап кителгән бу бүләкләргә 9 ел эчендә лаек күрелгән татар кешесе булмавы берникадәр кәефне төшерсә дә, киләчәк еллар өчен өметне суытмый. Иншалла, татар халкының да Халыкара төрекчә олимпиадада горурланырлык көннәре булыр әле.
Ошбу чараның популярлыгы елдан-ел арта бара. Беренче елны ул 17 илдән килгән 62 укучының катнашы белән үткәрелгән булса, икенче елны анда - 24 илдән 120 укучы, узган ел 120 илдән 750 яшүсмер көч сынашты. Соңгы җиде ел эчендә олимпиада Төркиядә уздырыла торган иң мәртәбәле халыкара чаралар исемлегендә урын ала башлады.
Узган елгы төрекчә олимпиада “Бер үк телдә сөйләшәбез” шигаре астында узган иде, быел ул мәшһүр төрек фикер иясе Юныс Әмрәнең сүзләре - "Килегез, таныш булыйк!" девизы белән үткәрелә. Ачылыш тантанасында африкалы укучы кызның әйткән сүзләре әлеге шигарьгә бик тәңгәл килә. Ул: "Бүген безнең өчен милләт, раса, дин аермасы юк. Ак, сары, кара булуыбызның әһәмияте юкка чыкты. Бүген без барыбыз да төс сукырларына әйләндек", -дип көлдерсә дә, - бүген мин Франциядәге дустым белән төрекчә җыр җырлап, култыклашып йөрим, Молдовияле танышыма төшләремне төрекчә сөйлим. Ә кичә әле мин аларны танымый идем. Килегез, таныш булыйк, бергә булыйк!", - дигән сүзләре, гүя, илләрне, халыкларны мәңгелек тынычлыкка, хозурлы, имин тормышка чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100