news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Исмәгыйль Гаспралы искә алына

Күренекле мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралының фотосурәте Төркия лотерея билетларында бастырылган.

 (Истанбул, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчесе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914), үлеменә 100 ел тулу уңаеннан, Төркия башкаласында үткәрелгән махсус кичәдә искә алынды. Чараны Әнкарә кырым татарлары оешмасы оештырган иде.

Кичә мәрхүмнең “Яшел утрау” дип исемләнгән шигыре белән башланып китте. Аның артыннан Гаспралының “Онытмагыз, балаларым, Кырым – сезнең ватаныгыз. Аны яклагыз бу ватан бәрабәренә намуслы хезмәт итеп...” дигән үлемсез сүзләре китерелде.

Мәгърифәтченең һәм Кырым өчен фидакарьләрчә хезмәт иткән мәрхүм кырымлы зыялылар рухына Коръән укылды, догалар кылынды.

Чарада Исмәгыйль Гаспралының тормышы һәм хезмәт юлы аңлатылды. Җәдитчелек хәрәкәтенең лидеры булуы ассызыкланды. Яшь галимнәр Мавилә Мохтарова, Фәтхи Шаһин, Гөкчә Каралезли Гаспралының журналист буларак яктырткан темаларының әһәмияте, хатын-кыз мәсьәләләренә карашы турында доклад белән чыктылар. Әнкарә кырым татарлары җәмгыяте рәисе Тунҗәр Калкай Исмәгыйль Гаспралының Кырым өчен бүгенге әһәмиятен, фикерләренең актуальлеген билгеләп үтте. Ул: “Бер гасыр элек дөньядан китүенә карамастан, И.Гаспралының мирасы һәм әсәрләре һаман әһәмиятен җуймыйлар. Фикерләре безгә һаман маяк булып хезмәт итә. Берүзе чыккан юлында уңышлы эшләре белән безне һаман горурландырып, ничек алга барырга кирәклеген искәртеп тора. Бүген Гаспралының үгет-нәсихәтләрен, кыйммәтле фикерләрен аңларга тырышу, аларны йөрәгебездә хис итү - аңа булган бурычыбызны берникадәр үтәү булачак”, - диде.

Өстәп шуны да әйтергә кирәк, атаклы фикер иясе, күренекле журналист Исмәгыйль Гаспарылыны Төркиядә яшәүче кырым татарлары гына түгел, дәүләт эшлеклеләре дә искә алды. Шул исәптән, Милләтче хәрәкәт партиясенең Адана губернасы Сәйһан районы бүлекчә җитәкчесе Мурат Ашкын да Гаспралының үлеменә 100 ел тулган көнне махсус нотык белән чыкты. Ул мәрхүмне төрки дөньяның җемелдәгән йолдызы дип атады.

Аеруча, мәрхүм милләттәшебез, галим һәм сәясәт эшлеклесе Йосыф Акчура тарафыннан корылган “Төрек учаклары” иҗтимагый оешмасының Бурса бүлекчәсе, Исмәгыйль Гаспралының үлеменә 100 ел тулу нисбәтеннән, урта мәктәп укучылары һәм университет студентлары арасында “Милләтеңә хезмәт итәсең килсә, кулыңнан килгән эш белән башла” темалы инша бәйгесе игълан итте.

Төркия дәүләте исә, агымдагы елның ЮНЕСКО тарафыннан “Исмәгыйль Гаспралы елы” игълан ителүе җәһәтеннән, милли лотерея билетларында И.Гаспралының фотосурәтен бастырган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100